Рафис Борһанов Универсиада Дирекциясе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. 3нче ѳлеш

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Универсиадага әзерләнгән һәм аны үткәргән кѳннәрне искә тѳшереп, министр шуны ассызыклады: күп кешелек 2013 ел командасы зур юлны уңышлы узуга, барлык авырлыкларны җиңеп чыгуга һәм Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарындагы бѳтен кунаклар, катнашучылар һәм тамашачыларның бик канәгать калып, Казанга һәм Татарстанга мәңгегә гашыйк булуына иреште. “Универсиададан соң башка төбәкләрдәге коллегаларым аларны ничек шәп кунак итүләре, ярышларның никадәр сыйфатлы һәм матур оештырылуы, Казанның ничек үзгәрүе турында соклану сүзләре белән бик озак искә алдылар. Әлеге рәхмәт сүзләренең барысы да, беренче чиратта, сезгә юлланган, чөнки Дирекция Уеннарны уздыру белән бәйле барлык процессларны көйләп торды”, — дип мөрәҗәгать итте министр «Казан 2013» Башкарма дирекциясе хезмәткәрләренә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International