Рафис Борһанов Универсиада Дирекциясе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. 4нче ѳлеш

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Рафис Борһанов Универсиаданың бөтен Татарстанга, 2013 елгы Уеннар Дирекциясенә, һәм аерым алганда, аның һәм хезмәткәренә бәһаләп бетергесез, тиңдәшсез тәҗрибә бирүен дә билгеләп узды: “Универсиада төгәлләнүгә үк диярлек безгә тәҗрибәле оештыручылар ярдәме сорап, берничә эре чараны оештыручылар мөрәҗәгать итте. Шуңа күрә сезгә, әйтик, Санкт-Петербургтагы Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында уңышлы хезмәт куярга насыйп булды. Инде киләсе елда ук безне Казаныбызда 15 ләп эре спорт ярышы уздыру эше көтә, шул исәптән зурлар арасында Европа һәм дөнья чемпионатлары да. Шунлыктан сезнең тәҗрибәгез узган Универсиаданың чын мирасы булып тора”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International