20-22 февраль көннәрендә Ульяновск шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 59 төбәгеннән 595 спортчы катнашты. Татарстан Республикасы вәкилләре төрле дәрәҗәдәге дүрт медаль яулады.
Яшүсмерләр арасында җидебәйгедә 4000 очко җыйган Иван Никифоров көмеш призер булды.
Яшүсмерләр арасында бишбәйгедә Татарстанның берьюлы ике вәкиле пьедесталга күтәрелде. Камилә Хисмәтуллина 3384 очко җыеп, җиңүчедән 18 очкога калышып, икенче урынны алды. Амелия Галимҗанова 3363 очко җыеп, бронза медаль иясе булды.
Биеклеккә сикерүдә 1 метр 74 сантиметр нәтиҗә белән җиңү яулаган Сабина Назарова җыелма команда копилкасына алтын медаль китерде.