10 апрельдә «Лидер» спорт комплексында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча спорт чарасы узды. Анда 200дән артык кеше катнашты.
Ачылу тантанасында ГТОның алтын отличие билгеләре «Алексеевскдорстрой» ААҖ, социаль яклау, «Стройдорсервис» ҖЧҖ, «Алексеевскводоканал» ААҖ, Балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты, китапханә, спорт мәктәбе һәм кышкы спорт төрләре буенча спорт мәктәбе хезмәткәрләренә тапшырылды.
Чараны үткәрү «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә, ул халыкның төрле категорияләрен системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә һәм ГТО комплексын популярлаштыруга юнәлдерелгән.