2026 елның 8 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенең «Барс «спорт мәктәбе» МБУ коллективы сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрде.
Сәламәтлек көне-елына бер генә көн генә түгел, бу безнең физик иминлегебез турында кайгырткан һәр көнебез. Мәктәп коллективы күңел күтәренкелеге, якты тәэсирләр һәм яхшы кәеф алды. Ә билгеле булганча, яхшы кәеф-сәламәтлек нигезе ул!
Мондый чаралар үсеп килүче буын өчен менә дигән үрнәк булып тора, үз сәламәтлегеңне кайгырту һәм даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнү һәр кеше тормышының аерылгысыз өлешенә әверелергә тиешлеген күрсәтә.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук халыкта сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру максатында уздырылды.