Әтнә техникумы студентлары космик ГТО башкардылар

2026 елның 11 апреле, шимбә

9 апрель көнне Космонавтика атналыгы кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «космик ГТО»акциясе узды. Студентлар флешмоб форматында гамәлгә ашырылган «Космоска юл» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Чара кысаларында студентлар «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәделәр. Акция кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулуга багышланган иде.

Мондый чараларны үткәрү ГТО комплексын популярлаштыруга һәм яшьләрне системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International