Sportcal фикеренчә Казан дөньяның иң спортлы шәһәрләре унлыгына керде. 4нче өлеш

2013 елның 6 декабре, җомга

Мәскәү исә яңартылган рейтингта Рио-де-Жанейроны узып, икенче баскычка менде. Искә төшереп үтик, 2013 елда Мәскәү җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын уздырды, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионатын (2014 ел), шорт-трек буенча дөнья чемпионатын (2015 ел), хоккей буенча дөнья чемпионатын (2016 ел), заманча биш дисциплинаны берләштергән ярыш буенча дөнья чемпионатын (2016 ел) һәм дә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларын, шул исәптән финал матчны оештыруга актив әзерләнә.

Искә төшереп китик, әүвәлрәк — 2013 елның 6 ноябрендә абруйлы ISEM халыкара спорт премиясен оештыручылар тарафыннан Казан дөньяның дүрт спорт башкалаларыннан берсе булып танылды, 2013 елгы Универсиада иң инновацияле проект һәм иң яхшы визуаль образлы вакыйга буларак бүләккә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International