2013 елгы Универсиаданы оештыручылар FISU Башкарма комитетында беренчел хисап тоттылар. 4нче өлеш

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Владимир Леонов Башкарма комитетның игътибарын Уеннарның уңышына ярдәм иткән берничә шартка юнәлтеп, Универсиаданың гомуми нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Генераль директор әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президентының һәм шәһәр мэриясенең тулы ярдәме, Универсиадада катнашучыларга Россиягә визасыз керү мѳмкинлеге бирү (бу мөмкинлектән 11000 якын кеше файдаланды), бик зур командалы хезмәт, волонтерлык эшенә, универсиада флагы һәм ут эстафетасына бөтен төбәкләрнең һәм 50 дән артык югары уку йортының тартылуы, Универсиаданың бөтен партнерларына һәм лицензиатларына актив булышлык күрсәтү, Мәдәни Универсиада программасын гамәлгә ашыру, ярышларның тамашачылары өчен күпсанлы проектлар һәм башка бик күп нәрсәләр нәкъ менә шундый шартлар булып торды. Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру кысаларында берничә тамырдан яңа проект тормышка ашырылды: «Күзәтүче» программасы, дебрифинг проекты, FISU ГАЛА, Универсиада музее, Мәдәни Универсиада һәм башка бик күпләр. Моннан тыш, Уеннарда катнашучылар һәм аларның кунаклары  милли бәйрәм — Сабантуй бәйрәменә барып, Татарстан халыкларының күптөрлелеген һәм гореф-гадәтләрен күрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International