Азнакай районы халыкны спорт чараларына ГТО нормативларын үтәп җәлеп итә

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

2026 елның 1 маеннан 10:00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Ишкаев исемендәге Парк стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүче спорт чаралары узачак.

Чара программасында:

армрестлинг;

гер спорты;

аркан тарту;

шахмат;

өстәл теннисы;

хатын-кызлар арасында волейбол;

ГТО (троеборье): отжимание, пресс, наклон.

Үзләренең физик әзерлекләрен тикшерергә һәм бәйрәм көнендә күңелле итеп вакыт уздырырга теләүчеләр җәлеп ителә.

2026 елның 20 маенда 14:00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында һәм «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт залында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Азнакай муниципаль районының спорт уеннары фестивале (Спартакиада) узачак.

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы, шулай ук Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында узачак

Фестиваль программасы:

ирләр командалары арасында мини-футбол;

балалар ишегалды хоккей командалары арасында мини-футбол;

җиңел атлетика-гомуми белем бирү учреждениеләренең җыелма командалары арасында эстафета (ГТО исәбенә);

җиңел атлетика буенча малайлар һәм кызлар арасында шәхси беренчелек (ГТО исәбенә);

авыл җирлекләре, учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында җиңел атлетика (йөгерү) (ГТО исәбенә);

армрестлинг;

бадминтон;

"ГТО" ВФСК нормативларын үтәү: урыннан озынлыкка сикерү, алга авышу, тартылу, отжимание

Барлык чаралар да «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук район халкын системалы рәвештә физик культура, сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә һәм ГТО комплексы нормативларын үтәүгә җәлеп итү максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International