Данис Зарипов «Ак Барс» һәм «Металлург»легендалары матчын уздырачак

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

30 апрельдә «Татнефть Арена» да «Ак Барс» һәм «Металлург»ветераннары командалары арасында хоккей матчы узачак.

Матч Казан хоккее легендасы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов тарафыннан «Ак Барс»хоккей клубы ярдәмендә оештырылды.

Очрашу 25 апрельдә Магнитогорскта старт алган «Ак Барс» һәм «Металлург» арасында Гагарин Кубогының ярымфинал сериясенә багышланган. Легенда командалары арасында 26 апрельдә узган беренче матч «Магнитка» ның җиңүе белән тәмамланды (8:5).

Матч башланыр алдыннан 17: 30 да «Татнефть арена» фойесында уенда катнашучылар белән автограф-сессия узачак. Очрашу 19:00 дә башлана.

Тамашачылар өчен керү ирекле.

«Ак Барс» легендалары командасы составында бозга чыгачаклар:

Данис Зарипов, Сергей Столбун, Михаил Глухов, Василий Токранов, Кирилл Голубев, Даниэль Насыйбуллин, Андрей Цов, Андрей Царев, Владимир Бокарев, Линар Насыйбуллин, Максим Хапов, Андрей Демидов.

«Металлург " Легендалары:

Василий Кошечкин, Дмитрий Казионов, Евгений Гладских, Михаил Чурляев, Алексей Шорохов, Константин Митрошкин, Евгений Тимкин, Павел Варфоломеев, Егор Дорофеев, Илья Самсонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International