2026 елның 1 маеннан 3 маена кадәр XII Казан марафоны узды, анда катнашучылар саны рекордлы — 44,5 мең кеше. Стартка Россиянең 85 төбәгеннән һәм дөньяның 37 иленнән йөгерүчеләр чыкты.
2 майда 3 км һәм 10 км дистанцияләрдә йөгерү узды.10 км дистанция марафон тарихында иң массакүләм Дистанция булды — аңа 13 638 катнашучы чыкты.
Актаныш районы җыелма командасы да бу зур спорт бәйрәмендә катнашты. 3 км дистанциядә чыгыш ясадылар:
Фарухшина Аделина-11: 44;
Алмазия Закирова — 11: 46;
Лиана Сабирова-12: 06.
10 км дистанциядә команда тренеры Равил Хаҗиев һәм 2 нче Актаныш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Айгиз катнаштылар, алар 38:55 минутта дистанцияне үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 3 км дистанция «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 5-7 баскыч өчен төп нормативы булып тора.
3 майда төп стартлар: ярыммарафон (21,1 км) һәм марафон (42,2 км) булды, аларда 21 меңнән артык профессиональ йөгерүче һәм һәвәскәрләр катнашты.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук халыкны системалы рәвештә йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында уздырылды.