30 апрельдән 2 майга кадәр Можга шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) Бөек Ватан сугышында катнашкан А.п. Обрезкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан Республикасы спортчылары югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм турнир таблицасында призлы урыннар алдылар.
Ярыш көннәре йомгаклары буенча үз үлчәү категориясендә беренче урынны Рияз Шәймөхәммәтов яулады. Татарстан командасы активында турнирның көмеш бүләген Салават Шәйхулов яулады.