7 майда шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру мәйданчыгын ачу тантанасы булды.
Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашты.
Тантаналы ачылыштан соң I-VI баскыч укучылары ГТО комплексы нормативларын үтәүгә керештеләр. Балалар яхшы физик әзерлек, рухи көч күрсәттеләр һәм барлык сынауларны уңышлы үтәделәр.
Яңа мәйданчык районда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен тагын бер тарту ноктасы булачак, ул Алексеевск районында яшәүчеләргә заманча җиһазларда ГТО нормаларын тапшырырга һәм әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук республика халкы тарафыннан ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында уздырылды.