Калининградта 17-18 яшьлекләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Татарстан Республикасыннан ярышларда дүрт спортчы катнашты, төп нәтиҗәгә 67 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган Владимир Ямков иреште.
Владимир ямков пьедесталс .афнихть нәфтәмә. Аның көндәшләре федераль округлар җиңүчеләре, шулай ук узган еллардагы Россия беренчелеге һәм Кубогы җиңүчеләре булды. Ярымфиналда Татарстан боксчысы Мәскәү вәкиленә оттырды, әмма турнирның бронза медален яулады. Чыгыш нәтиҗәләре буенча спортчы Россия юниорлар җыелма командасының төп составына кертелде.
Боксчыны тренер Альберт Сәлахов әзерләде. Ирешелгән нәтиҗә Владимир Ямковка бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә милли команда составында чыгышларын дәвам итәргә мөмкинлек бирә.