Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Азиядә хезмәттәшлек диалогында катнашучы дәүләтләрнең спорт хезмәттәшлеген үстерү буенча эксперт төркеме утырышында катнашты.
Утырыш «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум»халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Көндезге форматта һәм видеоконференцэлемтә буенча утырышта Бахрейн, Төркия, Кыргызстан, Согуд Гарәбстаны, Таҗикстан һәм башка дәүләтләрнең җитәкчеләре һәм экспертлары катнашты.
"Төп лейтмотив-халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм уртак чаралар уздыру. Форумның барлык көннәрендә без хезмәттәшләребез белән аралашабыз, башка илләрдән командалар чакыру мөмкинлеге турында фикер алышабыз. Татарстанда тренировка җыеннары һәм комплекслы ярышлар үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылган: уңайлы логистика, алга киткән спорт инфраструктурасы, заманча урнашу урыннары. Нәкъ менә шушы юнәлештә без киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Владимир Леонов.