Костромда 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Бөтенроссия ярышларының финал этабы тәмамланды. Тренер Данис Сабитов җитәкчелегендәге Татарстан командасы турнирның көмеш медальләрен яулады.
Хәлиткеч этапта сайлап алу раундын узган илнең иң көчле 16 командасы катнашты. Татарстан волейболчылары төркем этабын ышанычлы үтеп, ярымфиналга чыктылар һәм турнирның төп матчында уйнау хокукын яуладылар. Финалда команда киеренке көрәштә Мәскәүдән килгән яшьтәшләренә оттырды һәм икенче урынны алды.