Костромда 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Бөтенроссия ярышларының финал этабы тәмамланды. Татарстан Республикасы командасы, «Москва-2»командасыннан артта калып, икенче урынны алды.
Турнирда сайлап алу этапларын узган илнең иң көчле 16 командасы катнашты. Финал ярышында Татарстан җыелма командасы Мәскәү волейболчылары белән очрашты һәм матчны 1:3 исәбе белән тәмамлады. Ярышларда «Москва-2» командасы җиңде, өченче урынны «Москва-1»командасы алды.
Турнир нәтиҗәләре буенча индивидуаль номинацияләрдә иң яхшы уенчылар билгеләнде. Татарстан Республикасы вәкиле Данияр Хуҗин Иң кыйммәтле уенчы дип танылды. Шулай ук лауреатлар арасында: иң яхшы тапшыручы-Александр Куваев, иң яхшы кабул итүче – Тимофей Загородских (икесе дә – Түбән Новгород өлкәсе), иң яхшы бәйләүче – Михаил Волков (ХМАО-Югра), иң яхшы һөҗүмче – Мирон Осипов («Мәскәү-2»), иң яхшы блоклаучы – Леонид Носков (Кемерово өлкәсе), иң яхшы сакчы – Павел Черкашин («Мәскәү-1»).