Әстерханда 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия беренчелеге финалы тәмамланды. Татарстан Республикасы командасы ярышларда көмеш призер булды.
Җыелма команда составына су полосы буенча Казан олимпия резервы мәктәбенең баш тренерлары Раиса Рафаильевич Ковязина һәм Сергей Евгеньевич Дудкин җитәкчелегендә әзерләнгән укучылары керде.
Турнирда республика данын Арслан Абдуллин, Антон Дрыгин, Илья Ивасечко, Семен Коршунов, Данил Нигъмәтҗанов, Дмитрий Попов, Булат Рамазанов, Артур Сәлахов, Хәйдәр Сафин, Арсений Сотосов, Елисей Трушков, Сәид Хәбибуллин, Данис Шәрипов, Акдас Йосыпов һәм Тимур Юнысов якладылар.