15-20 май көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Россия чемпионаты уза. Ярышларда илнең иң көчле 200 спортчысы катнаша. Турнир Париждагы Европа чемпионатында катнашу өчен милли җыелмага сайлап алуның хәлиткеч этабы булып тора.
Катнашучылар ун метрлы каланчадан, шулай ук бер һәм өч метр биеклектәге трамплиннардан индивидуаль һәм синхрон сикерүдә 12 комплект медаль уйнатачак. Стартка милли команда лидерлары чыкты, шул исәптән Олимпия уеннарында катнашучылар, дөнья һәм Европа чемпионатлары призерлары да.
Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы спорт министры мөрәҗәгать итте.
"Барыгызга да уңышлар телибез, нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтегез", - диде Владимир Леонов.