14-17 май көннәрендә Тбилисида (Грузия) самбо буенча Европа чемпионаты узды. Ярышларда 27 ил вәкиле катнашты. 98 кг га кадәр авырлык категориясендә (спорт самбосы) Татарстан Республикасы вәкиле Магомед Гасанов җиңү яулады.
Россия җыелма командасы турнирда гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Магомед Гасановның җиңүе команда уңышына өлеш кертте.
Спортчы Казан шәһәренең «Ак Барс» Олимпия көрәш резервы спорт мәктәбенең структур бүлекчәсе – «Ракета» физкультура-спорт җәмгыяте вәкиле. Чемпионны әзерләүне тренер-укытучы Василий Александрович Иванов башкарган.