15-20 май көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Россия чемпионаты уза. Ярышларда илнең иң көчле 200 спортчысы катнаша. Турнир Париждагы Европа чемпионатында катнашу өчен милли җыелмага сайлап алуның хәлиткеч этабы булып тора.
Ярышларның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы вәкилләре дүрт алтын медаль яулады.
Чемпионатның беренче көнендә метрлы трамплиннан сикерүдә Геннадий Фокин җиңү яулады.
Никита Шлейхер активында өч алтын медаль. Евгений Кузнецов белән парда ул өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә 442,92 балл нәтиҗәсе белән Россия чемпионы булды. Александр Белевцев белән бергә ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә 400,44 балл күрсәтеп, җиңү яулады. Өч метрлы трамплиннан шәхси сикерүдә Никита Шлейхер 462,50 балл җыеп беренче урынны алды.
Ярышлар 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Каланчадан һәм трамплиннан шәхси һәм синхрон сикерү буенча барлыгы 12 комплект медаль уйнатылачак. Турнир нәтиҗәләре буенча Европа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составы формалаштырылачак.