Татарстан спортчылары панкратион спорт көрәше буенча Россия чемпионатында ике медаль отты

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

2026 елның 16-19 маенда Сочи шәһәренең «Көньяк спорт» спорт үзәгендә панкратион спорт көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы спортчылары мактау пьедесталына күтәрелде. Виктория Топонцева «традицион панкратион»бүлегендә көмеш медаль яулады. Зәмирә Рәхимова шул ук дисциплинада бронза призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International