Бүген Азнакай шәһәренең «Парус» базасында сигезенче сыйныф укучылары өчен өч көнлек уку-кыр җыеннары башланды. Районның 365 укучысы вакытлыча солдат тормышын сынап карый: сафта әзерлек, корал белән эш итү, химик саклану нигезләре, тактик һәм медицина дәресләре, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру.
Балалар армия тәртибе буенча яшиләр, дисциплина, чыдамлык һәм команда эшенә өйрәнәләр. Күпләр өчен бу җаваплылыкны һәм характер көчен бәяләргә ярдәм итә торган беренче җитди тәҗрибә.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, егетләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә әзерләү һәм ГТО комплексы нормативларын үтәү максатында уздырылды.