Казанда гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы тәмамланды. 3 көн дәвамында 30 мәктәп командасы республика ярышларында шәһәр исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәште. Турнир нәтиҗәләре буенча үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр Казанны киләсе этапта тәкъдим итәчәк.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү турнирның мөхтәрәм кунаклары – Казан футболы ветераннары катнашында узды:
Альберт Сәлим улы Фәйзуллин-1965 елгы РСФСР вице-чемпионы.
Николай Степанович Пензин – «Рубин» футбол клубында тәрбияләнүче, клубның төп составы өчен 171 матч уйнаган.
Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
2014-2015 елгы кызлар
179 нчы Лицей (Яңа Савин районы)
175 нче Гимназия (Совет районы)
186 нчы Лицей (Идел буе районы)
2014-2015 елгы малайлар
189 нчы Гимназия (Киров районы)
183 нче Гимназия (Совет районы)
182 нче лицей (Мәскәү районы)
2012-2013 елгы кызлар
149 нчы лицей (Совет районы)
186 нчы Лицей (Идел буе районы)
175 нче Гимназия (Совет районы)
2012-2013 елгы малайлар
185 нче лицей (Совет районы)
171 нче мәктәп (Совет районы)
19 нчы Гимназия (Идел буе районы)