Татарстан регбичылары – булачак Чемпионнар лигасының бронза призерлары

2026 елның 24 мае, якшәмбе

Регби буенча республика спорт мәктәбе командасы 2016-2017 елгы балалар арасында «булачак чемпионнар лигасы» Бөтенроссия турнирының өченче турында уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан регбичылары бронза медальләр яуладылар.

Тренерлар Евгений Александрович Первухин һәм Кирилл Вадимович Сатаров җитәкчелегендә команда һәр матчта лаеклы уен күрсәтте. Татарстан дружинасы составында иң яхшы уенчы дип Марат Мөхәммәтов танылды.

Турнир тәмамланганнан соң яшь спортчылар өчен мәдәни программа оештырылды: регбичылар Мәскәүнең истәлекле урыннарында булдылар һәм башкаланың тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International