Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы старт ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.
«Бустан» УСКда гандбол буенча Россия югары лигасының финал туры матчлары узды. Сезон нәтиҗәләре буенча Казан командасы турнир таблицасында беренче урынны яулады һәм суперлигага чыкты.