Александр Титов иң яхшы бомбардир булды, Россия җыелмасы Татарстанлылар белән EuroHockey 5S алтын медален алды

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

1 июльдән 4 июльгә кадәр Кутаисида (Грузия) EuroHockey 5s U16 Championship II – 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында чирәмдәге хоккей буенча 5×5 Европа беренчелеге узды. Турнирның җиңүчесе Россия җыелма командасы булды, аның составына Татарстан Республикасыннан биш вәкил керде: Давит Әхмәтов, Никита Филянин, Самир Сатаров, Данила Лебедев һәм Александр Титов.

Александр Титов турнир нәтиҗәләре буенча, команданың җиңүенә зур өлеш кертеп, иң яхшы бомбардир дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International