Татарстанның дүрт хоккейчысы Россия җыелма командасы составында 16 яшькә кадәрге кызлар арасында 5s Европа беренчелегендә җиңү яулады

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

1 июльдән 4 июльгә кадәр Кутаисида (Грузия) 16 яшькә кадәрге кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча 5s Европа беренчелеге тәмамланды. Россия җыелмасы турнирны җиңелүсез узды, ә финал матчында Беларусь командасын 6:3 исәбе белән җиңде һәм EuroHockey 5S U16 Championship II алтын медальләрен яулады.

Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасының дүрт вәкиле чыгыш ясады: Амалия Әхмәтова, Виолетта Карымсакова, Ева Лебедева һәм Мария Спиридонова. Команданың тренерлар штабына Татарстан спорт мәктәбе остазы Людмила Юшкова керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International