2 июльдән 5 июльгә кадәр Саранскида Россия укучыларының XIII Җәйге спартакиадасы уза. Татарстан Республикасы вәкиле Вера Полякова кызлар арасында трамплиннан 3 метрга синхрон сикерүдә алтын медаль яулады.
Ярышларда Краснодар һәм Ставрополь крае, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Саратов, Чиләбе, Свердловск һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Мордовиядән спортчылар катнаша. Вера Полякованы тренерлар в. а. Кравцова һәм Д. Ю. Шлыков әзерлиләр.