Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Эстафетада 4×100 метрга йөгерүдә республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволарыннан командалар катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы командасы 51,74 секунд нәтиҗә күрсәтеп, җиңү яулады. Икенче урынны 52,02 секунд нәтиҗәсе белән Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе командасы алды. Призлы урыннар өчлеген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының 52,53 секунд нәтиҗәсе белән тәмамлаган командасы йомгаклады.
Дүртенче урында-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (55,16 секунд), бишенче урында-Татарстан Республикасы Югары суды (56,08 секунд), алтынчы урында-Татарстан Республикасы Хисап палатасы (57,61 секунд)
Эстафета йөгерешендә Татарстан Республикасының төрле дәүләт органнарыннан һәм ведомстволарыннан барлыгы 20 команда катнашты.