Татарстанның синхрон йөзү мәктәбе укучысы Александра Кленина Мюнхенда узган яшүсмерләр арасында Европа беренчелегендә җиңүче булды. Алтын медальне спортчы ирекле төркем программасында яулады.
Составында Эльвира Алмазова, Полина Чибисова, Анна-Мария Фомичева, Алиса Готальская, Александра Кленина, Александра Пищикова, Алиса Шевченко һәм Екатерина Штатнова чыгыш ясаган Россия командасы 260,6407 балл җыйды һәм беренче урынны алды.