4-6 июль көннәрендә Саранскида каратэ буенча Россия укучыларының XIII Җәйге Спартакиадасының финал этабы булып узды. Ярышларда илнең 28 төбәгеннән 70тән артык спортчы катнашты. Тренер Светлана Смирнова җитәкчелегендә 55 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган Татарстан Республикасы вәкиле Инсаф Хуҗин өченче урынны алды.
Бронза медаль өчен көрәштә Инсаф Хуҗин Калининград спортчысы белән очрашты. Көрәш барышында 5:7 исәбе белән оттырып, финал сиренасына алты секунд кала Татарстан каратисты алты балл җыйды һәм 11:7 исәбе белән җиңү яулады.