Су полосы буенча Россия укучыларының XIII Җәйге спартакиадасы финалы тәмамланды. Ярышларда Мәскәү, Әстерхан, Түбән Новгород, Ленинград, Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Волгоград, Томск һәм Татарстан Республикасыннан 11 команда катнашты. Татарстан командасы турнирның бронза призеры булды.
Спортчыларны әзерләү су полосы буенча олимпия резервы спорт мәктәбе базасында тренерлар Раис Рафаил улы Ковязин һәм Сергей Евгеньевич Дудкин җитәкчелегендә алып барылды.