Казан беренче тапкыр гольф буенча Россия чемпионатын кабул итә

2026 елның 4 августы, сишәмбе

Ачылу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сәламләде:

"Татарстан бүген илдә иң яхшы спорт инфраструктурасына ия, һәм гольф-искәрмә түгел. Бездә инде ике кыр эшли, без төрле форматтагы ярышларны кабул итү өчен өченчесен дә төзергә планлаштырабыз. Россия чемпионаты безнең өчен-үзенчәлекле тарих: Казанда күп кенә милли стартлар уза, әмма гольф буенча Россия чемпионатын без беренче тапкыр кабул итәбез. Һәм бу турнирның юбилейлы – 35 ел булуы икеләтә күңелле. Без Татарстанда Россия гольфының профессиональ элитасын сәламләвебезгә шатбыз һәм Россия Гольф Ассоциациясенә ышаныч һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез».

Татарстан Республикасыннан илнең төп стартында 7 гольфчы катнаша: Әнвәр Әхмәтов, Әсхәт Гомәров, Илья Кабанов, Ралиф Нуретдинов, Рөстәм Галиев, Влада Телятникова һәм Денис Пятинин. Турнир фаворитлары арасында – алты тапкыр Россия чемпионы Владимир Осипов, дүрт тапкыр һәм гамәлдәге чемпион Егор Ерошенко, өч тапкыр чемпион Екатерина Малахова, шулай ук чемпионкалар Анна Шульце һәм Александра Чекалина, чемпион Давид Нагиев.

Чемпионат программасы дүрт ярыш раундын үз эченә ала. 6 августта ике раунд нәтиҗәләре буенча 60 финалист билгеле булачак, алар титуллар өчен көрәшне дәвам итәчәк. Финал раунды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 8 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International