Татарстанның Динамо командасы Шамил Галиев истәлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар турнирларында җиңү яулады

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

Мари Эл Республикасының Помара бистәсендә Казан федераль университетының «Яльчик» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында ветераннар командалары арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды. Ярышлар ТР һәм РФ атказанган физик культура хезмәткәре, Казан педагогика институтының физик культура факультеты деканы Шамил Хәсән улы Галиев истәлегенә багышланды, аңа быел 100 яшь тулган булыр иде.

Турнирда Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Киров өлкәсеннән хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары катнашты. Җиңү өчен дүрт хатын-кыз һәм җиде ир-ат коллективы көрәште.

Хатын – кызлар турнирында төп трофейны Татарстан «Динамо» командасы яулады, икенче урында - «География» (Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән уенчылар), өченче урында-Казан җыелма командасы. Иң яхшы уенчы итеп Ирина Трушкина танылды.

Ир-атлар арасында шулай ук Татарстан «Динамо» сы беренчелекне яулады, көмеш медаль - «Динамо» Киров, бронза медальне Казаннан «АКОС» яулады. Ир-атлар турнирының иң яхшы уенчысы дип Илья Кораблев аталды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, Татарстан Республикасы волейбол федерациясеннән медальләр, шулай ук Галиевлар гаиләсеннән махсус призлар һәм бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар мәйданчыкларның яхшы әзерләнүен, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелүен, катнашучыларның «Яльчик» лагере базасында урнашуын һәм туклануын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International