Команданың һәм яңа баш тренерның рәсми презентациясе Яшел Үзәндәге «Волга» шифаханә-профилакториенда узды. Клуб җитәкчелегенә һәм спорт җәмәгатьчелегенә сезон алдыннан команданы җитәкләгән яңа баш тренер Сергей Тарасовны һәм «Ак Барс-Ракета» составына кергән хоккейчыларны тәкъдим иттеләр. Алар арасында капкачы Юрий Иванчиков, сакчылар Максим Рязанов, Николай Дмитров һәм Сергей Филатов, ярымсакчы Егор Дарковский, борт ярымсакчысы Павел Плешивцев һәм һөҗүмче Владимир Михальченко.
Парижда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында Татарстанның Суга сикерү мәктәбе укучысы Никита Шлейхер ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә алтын медаль яулады. Руслан Тернов белән парда ул 443,82 балл җыйган.