Азат Кадыйров "Казан 2013" дирекциясе генераль директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. 2нче леш

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров оешманың генераль директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, Владимир Леонов "Рубин" футбол клубы генераль директоры итеп билгеләнде.

Big_Кадыров_2

Азат Кадыйров генераль директоры вазыйфаларын башкаручы итеп "Казан 2013" Башкарма дирекциясе Уставы нигезендә билгеләнде. 39 яшьлек Азат Кадыйров "Казан 2013" Башкарма дирекциясендә 2009 елның декабреннән бирле генераль директорның беренче урынбасары булып эшли. Аңа кадәр ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында хезмәт куйган.

Казан дәүләт технология университетында "Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге, шулай ук, Дәүләт идарә университетында "Спорт уен төрләре менеджменты" белгечлеге буенча белем алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International