Кирилл Козлов — батутта сикерү буенча Россия чемпионы

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе

16 дән 22 сентябрьгә кадәр Краснодарда батутта сикерү буенча Россия чемпионаты уза. Татарстанлы Кирилл Козлов шәхси сикерүләр дисциплинасында ярышлар җиңүчесе булды.

64.80 балл нәтиҗәсе белән ул пьедесталның югары баскычына күтәрелде һәм Новосибирск өлкәсеннән иң якын эзәрлекләүчесен 4 баллга узып китте.

Исегезгә төшерәбез, Кирилл Козлов 2026 елгы Европа чемпионатының бронза призеры булып тора.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча илнең иң көчле батутистлары билгеләнәчәк, алар 2026 елның 4 дән 8 ноябрьгә кадәр Нанкин шәһәрендә (Кытай) узачак дөнья чемпионатында милли флаг астында катнашу өчен команда составына керәчәкләр.

Турнир 26 төбәктән 113 спортчыны берләштерә. Катнашучылар дүрт дисциплинада көч сынаша: шәхси һәм синхрон сикерүләр, акробатик юл һәм двойной минитрамп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International