Нәтиҗә, нигездә, инде башлангыч егерме минутлык эчендә ясалды. «Спутник» Дмитрий Хоружевның төгәл бросогы аркасында исәпне ачты. Ә аннан соң уен җебен казанлылар тулысынча үз кулларына алды — период тәмамланганчы алар таблодагы саннарны 1:5кә кадәр җиткерде. Артур Гимадиев 3 очко җыйды, Марат Нургалиев 2 пас бирде.
Икенче периодта хуҗалар тактиканы яңадан корырга тырышты. Ләкин кураж тоткан көндәш үз өстенлеген 1:6га кадәр арттырды. «Ирбис» уенчылары тагын бер голны 58 нче минутта оештырды.
1:7 — очрашуның финаль исәбе. Дүшәмбедә, 21 сентябрьдә, Түбән Камада «Реактор» белән уйнаябыз.