Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Балашиха, Белгород, Калининград, Белград, Ижау һәм Норильск шәһәрләреннән командалар катнашты. Татарстан Республикасы «Зилант» хатын-кызлар волейбол командасы белән түбәндәге составта тәкъдим ителде:
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы өченче урын өчен матчта Калининград шәһәреннән «Локомотив» командасын җиңде һәм өченче урынны яулады.
Уңай нәтиҗәгә ирешүгә аерым зур өлешне Долотказина Зайтуна Мөхәммәтҗан кызы, Подопригора Любовь Петр кызы, Валиуллина Румия Абдулкадыйр кызы һәм Фролова Наталья Михаил кызы кертте. Килешеп уйнау, югары спорт осталыгы дәрәҗәсе һәм команда үзара бәйләнеше аркасында Татарстан Республикасы җыелма командасы бөтенроссия ярышларында регионны лаеклы рәвештә тәкъдим итте.