Трояновның дубле «Спутник»ка «Реактор» өстеннән җиңү китерде

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Түбән Камада «Спутник» кабат «Реактор» белән очрашты. Матчның беренче периоды тигез көрәштә узды. «Реактор»ның сан өстенлеген реализацияләү мөмкинлеге булды, ләкин бу шанстан файдалана алмады. Шайбалар кертелмичә период тәмамланды.

Икенче егерме минутлык әлмәтлеләр өчен уңышлы булды. Башта, «Реактор» составында кагыйдәләр бозылганнан соң, Дмитрий Хоружев «артык»ны реализацияләде. Ә бик тиздән, «5 против 3» форматында, Илья Троянов тырышлыгы белән исәп 0:2 булды.

Матчның йомгаклау өлешендә хуҗалар бер шайбаны кире кайтара алды. Ахырда хуҗалар капкачыны алды, һәм Илья Троянов буш капкага шайба керетте. 1:3 исәбе белән җиңү. 27 һәм 28 сентябрьдә кунакта «Спутник» «Кар барслары» белән уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International