Бүген Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында махсус хәрби операция катнашучыларының хатыннарын һәм балаларын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерма билгеләре белән бүләкләделәр.
Нормативларны тапшыру май аенда «КАИ» ОЛИМП КСК базасында «Россия көче» спорт марафоны кысаларында узды. Барлык катнашучылар да сынауларны уңышлы үтәделәр һәм алтын аерма билгеләренә лаек булдылар.
«Безнең хатын-кызларыбызның мөһим волонтёрлык эшчәнлеге алып баруы белән бергә, спорт белән шөгыльләнү өчен көч табуы һәм ГТО алтын билгеләре белән үзләренең югары әзерлек дәрәҗәсен раславы бик шатлыклы. Без мондый нык һәм максатчан кешеләрнең безнең каһарманнарның тылы булуы белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Владимир Леонов.
Аерма билгеләрне Айзат Әхмәтханов, Гүлия Әхмәтханова, Елена Галиева, Лилия Култышева, Роман Мамаев, Лилия Мантова, Сафина Мантова, Самир Мантов, Анастасия Осипова, Айгөл Саматова, Зөлфия Шакирова, Айдар Шакиров, Ильвина Шакирова һәм Виктория Шигапова алды.
«Мин безнең белән горурланам. Без волонтёрлык эшчәнлеге белән генә шөгыльләнмибез, ә спортта да көчле. Бүген без тагын бер тапкыр безнең сугышчыларыбызның чыннан да бик көчле тылы бар икәнлеген исбатладык», – диде «Никто кроме нас» волонтёрлык хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева.
Чараны үткәрү «Россия спорты» дәүләт программасының максатларына туры килә, ул гражданнарны, шул исәптән махсус хәрби операция катнашучыларының гаилә әгъзаларын, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.