Дмитрий Цинман Халыкара таш уены көнендә мәктәп укучылары белән иҗади очрашу үткәрде

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 23 сентябрьдә, Халыкара таш уены көнендә халыкара гроссмейстер, Россия җыелма командасы составында рус ташлары буенча гамәлдәге дөнья чемпионы, Шахмат һәм таш уеннары буенча Республика олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Дмитрий Цинман 41 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән иҗади очрашу үткәрде.

Очрашу барышында Дмитрий Львович укучыларга таш һәм шахмат уеннарының килеп чыгыш тарихы, Республика олимпия резервы спорт мәктәбе һәм аның нигез салучысы Рәшит Нәҗметдинов, шулай ук үзенең иҗади юлы турында сөйләде. Спортчы яшь тыңлаучыларга берничә матур комбинация күрсәтте һәм теләүчеләрнең барысы белән дә уеннар уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International