Казанда самбо буенча Н. Мадьяров истәлегенә багышланган бөтенроссия ярышлары узачак

2014 елның 4 апреле, җомга
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). 5-6 апрель көннәрендә “Батыр” спорт комплексында самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган 24 бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярышлар 11 авырлык категориясендә оештырыла. Турнирда 140 тан артык спортчы катнашачак. Турнир спорт самбосы һәм хәрби самбо дисциплиналарында узачак.
Ярышлар 5 нче апрельдә старт ала. Аның тантаналы ачылышы иртәгә 17 сәгатьтә көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International