Татарстан аша “Тынычлык йөгереше” ут эстафетасы уза. 3нче өлеш

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы аша “Тынычлык йөгереше”/”Бег мира” бөтендөнья ут эстафетасы узачак. Утны Бөгелмә һәм Баулы чигендә сәгать көндезге 3тә каршы алачаклар. Аннары соң ул Башкортстанның Октябрьский шәһәренә юл тотачак.

“Тынычлык йөгереше” – тынычлык, дуслык, аңлашу өчен оештырылган факел эстафетасы. Анда катнашучылар олимпия стилендә янып торган утны кулдан-кулга тапшыралар. Әлеге йөгерештә һәр кеше катнаша ала: моның өчен кабызган утны берничә метр тотып йөгерергә генә кирәк, аны кулда гына тотып тору да җитә, дип хәбәр итә Баулының “Хезмәткә дан” басмасы.

“Тынычлык йөгереше” бөтендөнья эстафетасы сайтына күз салып, шуны белгертик: Шри Чинма (1931-2007) идеясе белән әлеге чара 1987 елдан бирле уздырыла, бүгенгә ул 140 илне берләштергән, Европа, Азия, Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка һәм Австралия кыйтгаларында булган. Аерым алганда, Россия анда 1991 елдан бирле катнаша. 1995 елдан 2001гә кадәр эстафета РФның физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты ягыннан яклау тапты, РФ Олимпия комитеты да акцияне хуплады. 2005-2013 елларда Россиядә факел эстафетасы “Бөтендөнья гармония йөгереше”/”Всемирный бег гармонии” дигән исемдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International