«Болгар – Туган тел» – зур бер гаилә

2014 елның 29 июне, якшәмбе

28 июнь көнендә “Болгар – Туган тел” форумы дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Аланга ТР премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге министры Рөстәм Марат улы ГАРИФУЛЛИН, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт БАТРОВ, Татарстан Республикасында Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Марсель кызы СӘЕТОВА, Спасс районы администрациясе башлыгы Камил Әсхәт улы НУГАЕВ, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт Шәүкәт улы СӨЛӘЙМАНОВ килде. Кунаклар “Болгар – Туган тел” аланының эшчәнлеге белән танышты, мастер-класслар һәм сәләтле балалар әзерләгән концерт карады. Шулай ук кунаклар өчен “Болгар – Туган тел” аланының гимнына куелган биюне башкарды сәләтле балалар. “Кыска вакыт эчендә югары дәрәҗәдә бию әзерләп өлгергәнсез, афәрин!”, - дип мактады аларны Энгель Нәвапович. “Телләр белүче – иң бай кеше. Камил дәрәҗәдә туган телебезне, Пушкинны бүләк иткән рус телен, бүгенге көндә бик тә кирәк булган инглиз телен белегез”, - дип киңәш бирде ул.

“Дөресен генә әйткәндә, татар телендә камил сөйләшүче 500 кешелек алан җыя алырсыз дип ышанмаган идем”, - диде Энгель Нәвапович. “Әмма бу мөмкин эш булып чыкты. “Сәләт” оешмасы бик зур ярдәм күрсәтте”, - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Очрашу барышында балаларны һәм әйдаманнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирде министр. “Болгар – Туган тел” аланы дәвамлы булачакмы?” дигән сорау борчыды һәркемне. Энгель Нәвапович әлеге проектның алдагы елларда да оештырылачагын белдерде.

Кичен “Болгар – Туган тел” аланында концерт үтте. Иң оригиналь номерлар, кызыклы сюрпризлар белән үрелеп барды ул. Концерттан соң балалар дискотекада күңел ачты.

Смена ахырына якынлашса да, беркемнең дә китәсе килми. Санаулы көннәр эчендә бер зур гаилә булып яши башлады алан. “Болгар – Туган тел” аланында күңелләргә кереп урнашкан җылылык әле бик озак җылытып торыр безне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International