Проект программасы көнгә өч шоу уздыруны күздә тоткан иде һәм аларның һәркайсында да волонтерлар хезмәт куйды. Егет-кызлар навигация һәм тамашачыларны урыннарына озатуда ярдәм иттеләр, тамашага керү ишеге төбендә дә алар электрон билетларны билгеләп, тикшереп тордылар. Волонтерлар проектта барлыгы 2160 сәгать хезмәт куйдылар. Шоуларга 45 мең тирәсе якын кеше килгән.
Проект нәтиҗәләре буенча волонтерларның өч тапкыр олимпия чемпионкасы Мария Киселева белән традицион очрашулары булып узды. Ул егет-кызларның эшләрен югары бәяләде, аларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, рәхмәт хатлары тапшырды. Очрашу башында Мария "елдан ел безнең команданың Казандагы бу шоудагы эшчәнлеге җайга салынганнан салына бара", - дип белдерде.