2015-ДЧна ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү ачык

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайтында 15 гыйнварда журналистларны аккредитацияләү башланды. Халыкара йөзү федерациясе таләпләре нигезендә ММЧларның аккредитацияләнгән вәкилләренә Чемпионатны яктырту буенча максималь нәтиҗәле һәм уңайлы эшчәнлек өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак.

Ярышлар уздырылачак һәр урында матбугат үзәге, фотографлар өчен матбугат үзәге, конференц-зал, микс-зона, матбугат вәкилләре өчен трибуналар, индофекс, ММЧ вәкилләре өчен фотопозицияләр һәм ял зоналары оештырылачак. Барлык зоналарда да Интернетка түләүсез тоташу (чыбыклы һәм чыбыксыз рәвештә) мөмкинлеге булачак, эш бүлмәләре офис компьютер техникасы белән җиһазландырылачаклар.  

Чемпионатны уздыру вакытына журналистлар өчен шулай ук шәһәр кунакханәләренә урнаштыру, корылмаларда тукландыру, кунакчыллык сервислары, транспорт хезмәтләре, таможня-виза эшләрендә ярдәм, ММЧ өчен мәгълүмати ярдәм кебек сервислар оештыру да каралган. Ярышлар турындагы мәгълүматны оператив төстә җиткерү максатыннан Чемпионат барган чорда махсус ИНФО-система – ММЧның барлык аккредитацияләнгән вәкилләре өчен актуаль спорт мәгълүматларының рәсми чыганагын оештыру каралган. Системага 2015 елның 23 июленнән спорт корылмаларының эчке челтәре буенча кереп булачак.

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына аккредитация 15.05.2015кә чаклы дәвам итәчәк. Бу эш GMS FINA махсус системасында башкарыла. Заявка бирер һәм системага керер өчен рәсми сайттагы «Аккредитация» бүлегенә күчәргә һәм «Медиа» бүлекчәсен сайларга кирәк. Әлеге процесс турындагы тулырак мәгълүмат якын арада “ММЧ вәкилләренә” бүлегендә күренәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International