Очрашу барышында 2015 елда Казанда узачак су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатына (24 июль – 9 август) һәм “Мастерс” дөнья чемпионатына (5-16 август) әзерлек мәсьәләләре каралды. Яклар ярышларга әзерлекнең расланган график нигезендә алып барылуын билгеләп уздылар. Шул исәптән, 2015 елның май ахыры “Казан-Арена” стадионында бассейннар һәм вакытлы корылмалар урнаштыру буенча эшләрне тәмамлау вакыты дип игълан ителгән.
Очрашуда шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Халыкара йөзү федерациясенең инженер-төзүчесе Хоакин Пуйоль дә катнаштылар.