Утырышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул дөнья чемпионатына әзерлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Казан кабул итәчәк турнирның әһәмиятен, аның үзенчәлеклелеген тагын бер кат ассызыкладылар. Үз чиратында Владимир Леонов ФИНА Бюросы әгъзаларын ярышлар барган чорда Казан кунаклары булырга чакырды.
Тантананы уздыру белән ФИНАның су полосы буенча техник комитеты башлыгы Джанни Лонзи җитәкчелек итте. Ир-атлар турниры кысаларында тантананы австралия йөзүчесе, ФИНА Бюросы әгъзасы Мэтью Данн, ә хатын-кызлар командалары арасында жирәбәне - шулай ук ФИНА Бюросы әгъзасы, Канада вәкиле Марго Маунтджой уздырды.
Жирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында А төркеменә Хорватия, Бразилия, Канада, Кытай җыелмалары эләкте. В төркемендә – Греция, АКШ, Италия, Россия җыелмалары. С төркемендә КАР, Венгрия, Аргентина, Казахстан вәкилләре ярышачак. Сербия җыелмасы төркем турнирында Япония, Черногория һәм Австралия командалары белән очрашачак.
Хатын-кызлар турнирының А төркемендә - Канада, Казахстан, Яңа Зеландия һәм Испания җыелмалары. В төркеме составына Австралия, КАР, Греция һәм Нидерланд командалары кергән. Бразилия, Япония, АКШ һәм Италия ярышларны С төркеме турниры кысаларында башлаячаклар, ә Венгрия, Россия, Кытай һәм Франция ватерполчы кызлары - D төркемендә.